2 километр биеклеккә: муниципаль архивларга күчмә мобиль стеллажлар тапшырылды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль архивларында җиһазлар яңартыла. Муниципаль районнарның тугыз архив бүлегендә заманча мобиль металл һәм стационар стеллажлар урнаштырылган: Баулы, Минзәлә, Сарман, Тәтеш, Апас, Яңа Чишмә, Спас, Югары Ослан һәм Питрәч районнары.

 Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга 11 миллион 662 мең сум акча бүлеп бирелгән.  Стеллажларның гомуми саны – 910 данә.  Стеллажларның гомуми озынлыгы – 1 км, ә биеклектә – 2 км 250 метр.

  Күчмә стеллажларының өстенлекләре күп. Аларны кулланганда архивның сыйдырышлыгы элеккеге мәйданда ике тапкыр арта.  Стеллажлар хәрәкәте системасы җиңел эшли, бер кеше идарә итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International