Эшне яхшы башкардылар: Казан укучылары документларда тәртип урнаштырырга өйрәнделәр. Дәрес һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында узды.

23 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

23 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казан шәһәренең 4 нче интернат мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар өчен «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны һөнәри җайлаштыру» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр. Проектның максаты – өлкән сыйныф укучыларына архив эше өлкәсендә булган эш урыннары турында мәгълүмат бирү.

Укучыларга архивтагы эш үзенчәлекләре, төрле юнәлешләр турында сөйләделәр: халыкны кабул итү, мөрәҗәгатьләрне үтәү, документларны саклау, аудиовизуаль документларны реставрацияләү, эшләрне тәртипкә салу һәм тегү. Балаларга документларны тәртипкә салу буенча эшләрнең бер өлешен башкарырга: бит саннарын куерга тәкъдим иттеләр.

Балалар өчен архив буенча экскурсия һәм Татарстан АССР тарихына багышланган документлар күргәзмәсе белән таныштырдылар . Дәрес нәтиҗәләре буенча мәктәпнең өч укучысы «Төзелеш көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенә «Идарәне документлар белән тәэмин итү һәм архив белеме» белгечлеге буенча укырга керергә булдылар.

Архивариусларга төрле өлкәләрдә ихтыяҗ бар. Һәр оешмада (музей, мәктәп, хастаханә, башкарма комитетлар, министрлыклар, сәнәгать предприятиеләре һ.б.) архив бүлекләре бар, аларның бурычы – учреждениеләр эшчәнлегенә кагылышлы документларны саклап калу. Татарстан Республикасында әлеге тармак белгечләрен «Төзелеш көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә, Казан дәүләт энергетика университетында, Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Казан дәүләт мәдәният институтында әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования