Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Буа шәһәрендә хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырыш залында хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, шул исәптән архив эше өлкәсендә предприятие һәм оешмаларның кадрлар һәм башка документларның исәбен һәм сакланышын тәэмин итү буенча. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Буа районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камәртдинов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галявов, предприятие һәм оешма, пенсия фондлары җитәкчеләре, кадрлар хезмәте, Тәтеш, Чүпрәле һәм Буа районнары архивлары хезмәткәрләре катнашты.

 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International