Архив десанты: Яр Чаллы шәһәрендә белем бирү һәм медицина оешмаларының архивчылары өчен семинарлар узды

2019 елның 8 ноябре, җомга

2019 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы вәкилләре Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы белем бирү учреждениеләренең архив бүлекләре хезмәткәрләре һәм эш кәгазьләрен алып баручылар өчен семинар үткәрделәр. 250дән артык белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Семинарда документларны туплау, исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук эшләрне рәсмиләштерү һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәре «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреңдениесендә архив бүлекләренең хезмәткәрләре өчен медицина карталарын инвентаризацияләү буенча семинар-укыту узды. Белгечләргә инвентаризация үткәрү тәртибе, идарә документларын туплау тәртибе турында сөйләделәр һәм Яр Чаллы шәһәренең «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреңдениесе архивы үрнәгендә медицина карталарына инвентаризация үткәрү буенча практик дәрес үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International