Пенсия хокукы: Яңа Чишмә шәһәрендә гражданнарның хокукларын саклау үзенчәлекләре турында фикер алыштылар

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Яңа Чишмә шәһәрендә укыту семинары узды, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары оешмалары җитәкчеләренә гражданнарның хезмәт хокукларын саклау үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Семинарның төп мәсьәләсе – гражданнарның хокукларын юридик яктан әһәмиятле документлар белән раслау юлы белән тәэмин итү. Татарстанлылар дәүләт һәм муниципаль архивларга төрле мәгълүматларны раслауны сорап күп санлы рәсми сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Соңгы өч елда Татарстан архивларына 300 мең мөрәҗәгать керде.  24 процент тискәре нәтиҗә белән, ягъни хезмәт стажын һәм хезмәт хакын расламаган 72 меңнән артык җавап бирелгән.

«Мондый хәлнең төп сәбәбе – бетерелгән оешма җитәкчеләренең генә түгел, эшләп килүчеләрнең дә, үз эшчәнлекләрен төп юнәлешләр буенча да, хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүгә карата игътибарсыз мөнәсәбәте.  Нәтиҗә буларак, документлар саклануга тапшырылмый, ә архивлар гражданга мондый документларның килмәве турында җавап бирергә мәҗбүр», - Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләрен оештыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Чулпан Гыйниятуллина хәбәр итте.

Архив эше турындагы Федераль закон нигезендә, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар һәм гражданнар документларның, шул исәптән эш-хезмәт состав буенча документларның сакланышын, аларны саклау вакыты дәвамында тәэмин итәргә тиеш.

Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан, банкротлык нәтиҗәсендә яисә башка сәбәпләре буенча юкка чыгарылган, шәхси состав буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларына саклыкка документлар кермәгән оешмаларның исемлеге урнаштырылды. Бу исемлектә Аксубай районының 8 предприятиесе, Яңа Чишмә районының 7 предприятиесе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International