Түбән Новгород өлкәсе архивчылары Татарстан коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнә

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Казанга архив тармагы һәм Түбән Новгород өлкәсе мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы вәкилләре килде: Түбән Новгород өлкәсе Архив эшләре буенча комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Соколова, «Цифрлы икътисад проектларын координацияләү үзәге» дәүләт казна учреждениесе  директоры урынбасары Сергей Пашенков.

Түбән Новгород кунакларын Татарстан архивчыларының электрон документ әйләнеше системасында эшләү тәҗрибәсе һәм архив эшләрен электрон рәвештә алып баруның техник мөмкинлекләре, Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүмат системасының эш тәҗрибәсе кызыксындыра.  IT-паркта Түбән Новгород өлкәсе кунаклары республиканың архив тармагы һәм мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International