Тәтеш шәһәрендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

22 ноябрь көнне Тәтеш шәһәрендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды. Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан гаиләләр катнашты.

Ике тур нәтиҗәләре буенча 1 урынны Апас районыннан Мухаметшиннар гаиләсе, 2 урынны – Яшел Үзән районыннан Шәмгуновлар гаиләсе, 3 урынны Чүпрәле районыннан Таҗетдиновлар гаиләсе алды.

Мөхәммәтшиннар гаиләсе 16 декабрьдә узачак республика этабында катнаша. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм ел саен, 2020 елдан башлап, республика этабы 15 майга Халыкара гаилә көненә планлаштырылган.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында «Грантлар, архив конкурслар» бүлегендә урнаштырылган.

«Родной край» газетасы материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International