Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Зәй шәһәрендә хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2019 елның 22 ноябре, җомга

Зәй шәһәрендә хезмәт законнарын үтәү, шул исәптән архив эше өлкәсендә предприятие һәм оешмаларның кадрлар һәм башка документларын исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фидаил Хәернасов, оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, Сарман һәм Зәй районнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре – барлыгы 100дән артык кеше катнашты.

Киңәшмәдә республикада теркәлгән хокук бозулар, хезмәт хокукларын кысу һәм профилактикалау өчен җәза чаралары турында мәсьәләләр каралды.

 

«Новости Заинска» газетасы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International