Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Зәй һәм Яңа Чишмә районнары мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан килгән хезмәттәшләр өчен семинар үткәрде

2019 елның 22 ноябре, җомга

Зәйдә эш башкару хезмәткәрләре һәм Зәй һәм Яңа Чишмә районнары мәгариф оешмалары архивы өчен җаваплы затлар өчен семинар узды.

Докладлар белән Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру һәм документларны туплау буенча Дәүләт архивы директоры урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы, Татарстан Республикасы Архив фондын тулыландыру бүлегенең баш архивчысы Айгөл Абдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге башлыгы Людмила Стеничева чыгыш ясады.

Семинарда белем бирү учреждениеләрендә архив эшен алып бару үзенчәлекләрен тикшерделәр, архивчылар архивның сакланышын тәэмин итү, архив эшләре номенклатурасын ничек алып барырга, эшләрне дөрес итеп оештырырга кирәклеге турында сөйләделәр, даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларының исемлеген төзү нигезләрен өйрәнделәр, шулай ук документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча мастер-класс үткәрделәр.

 

«Новости Заинска» газетасы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International