ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы” потенциаль чыганакларының фәнни-техник документларны белән эш.

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 нче елның 18 нче мартында ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Кондратова Т. М. һәм Платонова Т.М. Югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе “Казан дәүләт медицина университеты”ның (Алда-Университет) фәнни бүлек башлыгы Вәлиев Рушан Илһам улы һәм архив эшчесе Габдреева Гөлнара Равил кызына фәнни-техник документлар белән эш, документларның кыйммәтлелеген бәяләү буенча методик ярдәм күрсәттеләр.

Университет ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның комплектлау чыганагы буларак 1975 нче елдан санала.

ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”нда  1933-1964 нче еллар эчендә үткәрелгән фәнни-тикшерү эше буенча 1254 саклау берәмлеге саклана. Хәзерге вакытта 1977-1991 нче еллар эчендәге фәнни-техник документларны дәүләт саклавына күчерү буенча әзерлек эшләре бара. Документлар саны 170 саклау берәмлеген тәшкил итә.

ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның баш архивчылары ярдәмендә, фәнни-техник документларны сайлау, тәртипкә салу, дәүләт саклавына күчерүгә әзерлек эше оештыру буенча консультатив-методик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International