Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

2016 елның6 июненнəн 10 июненəкадəр Татарстан архивчылары делегациясе эш тәҗрибәсе алмашу һәм архив эшендә заманча технологияләрдән файдалану белән танышу максатыннан Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тобольск һәм Ханты-Мансийск шәһәрләренә барып кайттылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова, республика архив хезмәте җитәкчесе урынбасары Р. А. Шәйхетдинова, архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов регионнарның архив хезмәтләре һәм дәүләт архивлары җитәкчелеге белән очрашып, һөнәри хезмәттәшлекне  үстерү юллары турында фикер алыштылар, дәүләт архивларында эш тәртибе белән таныштылар. Очрашулар барышында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Пермь краеның Архив эшләре буенча агентлыгы, Свердлов өлкәсенең Архивлар идарәсе, Төмән өлкәсенең Архив эшләре буенча идарәсе, Ханты-Манси автоном округы – Юграның Архив эшләре буенча хезмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.

Татарстанлыларшулайук Ханты-Мансийскида VIII Халыкара IT-форум кысаларында узган «Электрон архив: бүгенгесе һәм киләчәге» секциясе эшендә катнаштылар. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова «Электрон документларны саклау һәм сакланышларын тәэмин итү перспективалары» темасына доклад ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International