Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең тарихы

Беренче архивлар оешмаларның документларын саклаучы мөстәкыйль структур бүлекчәләр буларак Казанда губерна идарәсе органнары һәм дәүләт учреждениеләре оештыру белән барлыкка килделәр. ХVIII гасыр ахыры – XX гасыр башында зур архивлар Казан губернаторы канцеляриясендә, губерна идарәсендә, жандарм идарәсендә, казна палатасында, дворяннар җыенында, Казан шәһәр думасында, татар ратушасында, Казан дини консисториясендә, Казанның фәнни һәм уку үзәкләрендә: университетта, руханилар академиясендә, татар укытучылар мәктәбендә, ветеринария институтында формалаштылар. Иртә чор тарихи чыганаклар шәхси һәм монастырь архивларында, Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе китапханәләренең кулъязма бүлекләрендә сакланган.

1916 елның ноябрь аендә Казан губерна гыйльми архив комиссиясе оештырылды. Ул губерна, өяз, земство һәм шәһәр учреждениеләренең архив документларын кабул итергә, шәхси архивларны җыярга тиеш иде. Ләкин бу ниятләр тормышка ашмады. 1917 елның Октябреннән соң РСФСР Халык Комиссарлары Советының “РСФСРда архив эшенең реорганизациясе һәм үзәкләштерүе турында” 1918 елның 1 июнендәге декреты кабул ителгәнче бетерелгән губерна учреждениеләренең архивларын саклау вазифасын Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты үз өстенә алган иде. Институт мөһим губерна учреждениеләренең архивларын саклап калды. Ул фондлар соңыннан Казан губерна архив фондының нигезен тәшкил иттеләр. 1918 елның 24 октябрендә Институтның архивларны җыю һәм саклау хокукы Казан шәһәре Эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатлар Советы таныклыгы белән расланды. Шул ук елның 15 ноябрендә РСФСР Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Архив эше буенча баш идарәсе Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтының статусын раслады.

1918 елның 1 июнендәге декрет нигезендә Казан губернасында РСФСР Архив эше баш идарәсенең вәкаләтле вәкиле вазифасы кертелде. 1919 елның 6 февралендә вәкаләтле вәкил итеп Казан университеты профессоры И. А. Стратонов билгеләнде. Вәкаләтле вәкил каршында архивларны саклау буенча комиссия оештырылды һәм вәкилгә турыдан-туры буйсынган Казан губерна архив фонды булдырылды. Татарстан АССР оешу белән 1920 ел ахырында Казан губерна архивы фонды Татарстан АССР Үзәк архивы итеп үзгәртелде. Шул ук елның май аенда Татарстан АССРның бөтен архив эше Татарстан үзәк архив идарәсендә берләштерелде. 1921 ел башында Татарстан үзәк архив идарәсенә Октябрь революциясе тарихы һәм РКП (б) тарихы буенча материалларны җыю һәм өйрәнү буенча комиссиянең республика бюросы кушылды. 1922 елның май ае башында Татарстан үзәк архив идарәсе Татарстан Халык Комиссарлары Советы карамагына күчте.

1923 елдан башлап кантон башкарма комитетлары каршында архивариус вазифасы кертелә һәм кантон архивлары булдырыла. Беренче архивлар Буа, Алабуга, Спас кантоннарында барлыкка китерелде. 1925 елны барлык 12 кантонда да архивлар булдырылган иде. 1927 елны Татарстан АССР территориясе районнарга бүленде. 1927 елның октябренә Лаеш һәм Зөя районнарында беренче район архивлары барлыкка килде. 1933 елны 44 район архивы бар иде (аларның алтысында гына архивариус бар иде), 1936 елның уртасында 60 районның 40нда гына архивлар бар иде. 1940 елның ахырына гына 64 районның 63ндә район архивлары булдырылды.

Автономияле республикаларның үзәк архив идарәләре 1929 елны үзәк архив идарәләре итеп үзгәртелде һәм алар каршында милли бүлекләр булдырылды. Ул вакытта Татарстан үзәк архивы составына шулай ук 1928 елда политсекция нигезендә оештырылган секрет архив, архив-белешмә китапханәсе һәм басма бүлек керә. 1929 елның май аенда Октябрь революциясе тарихы һәм РКП (б) тарихы буенча комиссиянең каршында партия архивы оештырылды.

1935 елда Тарихи архив һәм Октябрь революциясе архивы тулысынча мөстәкыйль булдылар. Татарстан АССР Үзәк архив идарәсендә республика архивлары, гамәлдәге учреждениеләр архивлары һәм район архивлары белән идарә итү бүлеге булдырылды.

1939 елны район архивлары, Татарстан АССР Үзәк архив идарәсе һәм аның карамагында булган архивлар Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты карамагына тапшырылды. Шул ук елның ахырында Октябрь революциясе тарихы һәм РКП (б) тарихы буенча комиссия бетерелде, партия архивы ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты карамагына күчте. 1941 елның икенче яртысында Тарихи архив һәм Октябрь революциясе архивы нигезендә Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы оештырылды. 1942 елны Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты архив бүлеге Татарстан АССР Эчке эшләр халык комиссариаты дәүләт архивлары бүлеге итеп үзгәртелде (1946 елдан – Татарстан АССР Эчке эшләр министрлыгы архив бүлеге). 1953 елны партия архивы КПСС Татарстан өлкә комитеты каршындагы Партия тарихы институты карамагына күчте. 1960 елны партия архивы яңадан КПСС Татарстан өлкә комитеты карамагына күчте. 1962 елның 22 гыйнварында Татарстан АССР Эчке эшләр министрлыгы архив бүлеге нигезендә Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Архив бүлеге оештырылды.

1963 елны Татарстан АССР дәүләт архивлары структурасында җитди үзгәрешләр булды. 1963 елның мартына Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивыннан һәм Казан шәһәр дәүләт архивыннан башка республикада 5 шәһәр һәм 17 район архивы калды. Июль аенда Әлмәт шәһәрендә Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәр һәм район дәүләт архивлары документлары нигезендә Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы филиалы оештырылды. Татарстан АССР учреждениеләренең, оешмаларының һәм предприятеләренең документларын эшкәртү өчен сентябрь аенда Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Архив бүлеге хозрасчет төркеме оештырылды.

1965 елны дәүләт архивларын эреләндерү дәвам итте. Февраль аенда Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы филиалының документларны туплау зонасы Азнакай, Баулы һәм Чирмешән районнары хисабына киңәйтелде, ә Алабуга, Яшел Үзән, Чаллы һәм Чистай район дәүләт архивлары шул ук районнарның шәһәр архивлары белән берләштерелде. Июль аенда Казан шәһәре дәүләт архивы Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы белән берләштерелде. 

1980 елның 20 августында Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Архив бүлеге Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Архив идарәсенә үзгәртелде. Архив идарәсе челтәренә Татарстан АССР Үзәк дәүләт архивы, аның Әлмәт шәһәрендәге филиалы, документларны туплау һәм кыйммәтен тикшерү бүлеге, 6 шәһәр һәм 25 район дәүләт архивы керә. 1983-1987 елларда яңа оешкан Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнарында район дәүләт архивлары оештыру һәм Азнакай һәм Чирмешән районнары район архивларын яңадан торгызу хисабына 1988 елда район дәүләт архивлары саны артты.

1990 нчы еллар башында дәүләт төзелешендәге үзгәрешләр архивларның эшчәнлегенә дә нык тәэсир итте. Россия Федерациясе Президентының 1991 елның 24 августындагы "СССР Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының архивлары турында" һәм 1991 елның 6 ноябрендәге "КПССның һәм РСФСР Коммунистлар партиясенең эшчәнлеге турында" Указлары илебезнең, шул исәптән Татарстанның да, архив өлкәсендә зур үзгәрешләрне башлатып җибәрде. 1991 елның 10 ноябрендә Татарстан ССР Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе системасында КПСС Татарстан республика комитетының партия архивы нигезендә Татарстанның Иң яңа тарих документларын саклау һәм өйрәнү үзәге оештырылды. 1992 елны аңа Татарстан Республикасы Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивыннан фильтрацион-тикшерү һәм архив-тикшерү эшләре тапшырылды.

1993 елның 28 июненнән шәһәр һәм район архивлары шәһәр һәм район администрациясе архив бүлекләре итеп үзгәртелделәр. 1993 елның сентябрендә Казанда ведомствоара эш-хезмәт документлары архивы оештырылды. Соңрак шундый ук архивлар Алабугада һәм Чистайда оештырылдылар. 1994 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документларын саклау үзәге оештырылды. Аңа үзгәртеп корылган һәм бетерелгән министерстволарның, дәүләт комитетларының, ведомстволарның, предприятиеләрнең, оешмаларның, колхозларның, совхозларның, хосусый милектәге оешмаларның һәм башка структураларның эш-хезмәт документларын кабул итү, саклау һәм файдалану бурычы йөкләнелде. 1999 елның 30 мартында Эш-хезмәт документларын саклау үзәге Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы итеп үзгәртелде.

1996 елның 7 мартында Архив идарәсе Татрстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе итеп үзгәртелде. Республика архив учреждениеләре челтәренә үзгәрешләр кертелә – Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы Татарстан Республикасы Милли архивы итеп үзгәртелә, Татарстанның Иң яңа тарихы документларын саклау һәм өйрәнү үзәге Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы итеп үзгәртелә, Әлмәт шәһәрендәге Татарстан Республикасы Үзәк дәүләт архивы филиалы Татарстан Республикасы нефть һәм газ сәнәгате тарихы документлары үзәге итеп үзгәртелде.

1996 елның 13 июнендә “Татарстан Республикасының Архив фонды һәм архивлар турында” Татарстан Республикасы законы кабул ителде. Әлеге Закон архивлар белән идарә итү һәм Татарстан Республикасы Архив фонды документларын туплау, саклау, исәпкә алу һәм алардан файдалану мәсьәләләрен тәртипкә салган төп хокукый документ.

1999 елның август аенда Татарстан Республикасы нефть һәм газ сәнәгате тарихы документлары үзәге бетерелде. 1999 елның 31 декабрендә Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы оештырылды.

2000 елны Татарстан архив учреждениеләре челтәре составына Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы, республика шәһәрләре һәм районнары администрацияләре 44 архив бүлеге, Казан шәһәре, Чистай районы һәм Чистай шәһәре, Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрацияләре эш-хезмәт документлары ведомствоара архивлары, “Архивист” дәүләт предприятиесе керә.

Татарстан архив учреждениеләре челтәрендәге үзгәрешләр дәвам итә. 2004 елның апрель аенда “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналы редакциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең мөстәкыйль структур бүлекчәсе статусын алды.

2006 елның 1 гыйнварында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы законның гамәлгә керүе белән республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы архив бүлекләре дәүләт архив хезмәте системасыннан чыгарылдылар, алар нигезендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башкарма комитетларында архив бүлекләре оештырылды. Казан шәһәрендәдә муниципаль архив булдырылды. 2007 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе карамагына Татарстан Республикасы Китап палатасы тапшырылды, шул ук елның март аенда ул Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы дип атала башлады. 2007 елны Яр Чаллы шәһәрендә эш-хезмәт муниципаль архивы оештырылды. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның 2016 елның 31 маендагы УП-491 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде. Татарстан Республикасы Архив фонды документларын оештыру, саклау, туплау, исәпкә алу өлкәсендә бердәм сәясәт булдыру максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 22 июлендәге 497 номерлы карары белән “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе булдырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы составына Татарстан Республикасы Милли архивы, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы һәм “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журнал редакциясе керде.

Татарстан архив хезмәте эшчәнлегендә фәнни нәшер итү эше мөһим урын алып тора. Үз тарихында республика архивчылары мөстәкыйль рәвештә яки фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә 100 дән артык белешмә, фәнни һәм фәнни-популяр басмалар нәшер иттеләр. Алар арасында архив фондлары буенча күрсәткечләр һәм белешмәлекләр, документлар һәм материаллар җыентыклары, тикшеренүләр. 1995 елдан Татарстан Республикасы Минстрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсенең вакытлы басмасы - “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журнал чыга башлады.

2017 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларында 7,3 млн саклау берәмлеге саклана. Республика архив хезмәте Татарстан Республикасы Архив фонды документларын саклау, туплау, исәпкә алу, фәнни һәм иҗтимагый әйләнешкә кертү буенча, архивистларның фәнни һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешне көчәйтү буенча, халыкара һәм төбәкара элемтәләр үстерү буенча, өзлексез архив мәгариф системасын булдыру буенча зур эш алып бара.

Соңгы яңарту: 19 февраль 2018, 10:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования