Шәйхетдинова Резеда Әхкам
кызы
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәис урынбасары
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Телефон:
+7 (843) 2 229 563
E-Mail:
R.Shayhutdinova@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1983 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

Белеме:
2004 елда Казан иҗтимагый-юридик институтын тәмамлый, белгечлеге - юриспруденция.
2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетында "Дәүләт һәм муниципаль идарә итү" программасы буенча һөнәри яңадан әзерләү үтә.

Хезмәт эшчәнлеге:
2001 – 2002 елларда – Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының 1 категорияле машинисткасы.
2002 – 2005 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең әйдәп баручы белгече.
2005 – 2014 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең хокук һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы.
2014 -2016 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы урынбасары.
2016 елның 29 августыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәис урынбасары итеп билгеләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования