2022 елның 30 марты
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тутыруга карата төп таләпләр буенча лекция узды.