Архивчылар Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрделәр

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

7 июньдә «Тарихи бранч» тарихи клубының «Иске Татар бистәсе тарихыннан» темасына экскурсия һәм утырышы узды.

"Тарихи бранч» - республика тарихына багышланган клуб проекты. Бу юлы профессиональ һәм һәвәскәр тарихчылар Казан шәһәренең урыннарыннан берсе – Иске Татар бистәсенең тарихы һәм архитектурасы турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Ильяс Мөстәкыймов татар чыганакларында шәһәр төзелеше терминнары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфиков Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International