10 июньдә Казакъстан Республикасы Президенты архивында БДБ илләре яшь архивчыларының III Жәйге мәктәбе ачылды. Чараны оештыручылар – Казакъстан Республикасы Президенты архивы, Әл-Фараби исемендәге Казакъ милли университеты һәм Россия дәүләт гуманитар университеты оештырдылар.
Җәйге мәктәп БДБ илләре архивлары белгечләренә сыйфатлы белем бирү өчен яңа форматтагы белем бирү мәйданчыгы булып тора. Архивларны цифралаштыру, электрон документларның сакланышы, архивларның көндәлек эшчәнлегендә заманча мәгълүмати технологияләр куллану һәм кертү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Җәйге мәктәп дәресләренә Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан һәм Россиядән 100дән артык яшь архивчысы килде. Катнашучылар арасында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре дә бар.
III Җәйге мәктәп программасында лекцияләр, мастер-класслар, эшлекле уеннар, презентацияләр һәм шәһәр архивлары эше белән танышу бар. Катнашучылар игътибарына заманча архив җиһазлары һәм компьютер техникасы тәкъдим ителде.
Дәресләр 14 июньдә тәмамланачак.
Казакъстан Республикасы Президенты архивы матбугат хезмәте материаллары буенча
Фото Казакъстан Республикасы Президенты архивы сайтыннан