IT-архивчы һөнәре һәм мультимедиа технологияләре

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Ханты-Мансийск шәһәрендә БРИКС һәм ШОС илләре катнашында XI халыкара IT-форум тәмамланды.

IT-форумның төп миссиясе – цифралы икътисадның үсеше кысаларында Россия төбәкләре, БРИКС һәм ШОС илләре хезмәттәшлегенең иң перспектив юнәлешләрен билгеләү.

Программада пленар утырышлар һәм дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм стратегик сессияләр форматында 30дан артык чара каралган. Катнашучылар – Россиянең 60 субъектыннан һәм 52 илдән. Татарстаннан форумда: «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе архив технологияләрен автоматизацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Газизуллин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетын мәгълүматлаштыру секторы өлкән белгече Рамил Закиров катнаштылар.

Форум кысаларында «Цифралы технологияләр барысы өчен» күргәзмәсе узды, анда катнашучылар мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге инновацион проектлар белән таныштылар.

Форумның төп мәсьәләләренең берсе – IT-архивчы һөнәре үзенчәлекләре турында фикер алышу (таләпләр, программалар һәм укыту формалары). Төрле илләр архивчылары мәгълүмати һәм мультимедиа технологияләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International