2019 елның 26 июлендә «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә Чуваш Республикасыннан коллегалар булды. Кунакларны Татарстан архивчыларының электрон документларны кабул итү, саклау һәм куллану өлкәләрендәге тәҗрибәсе, Татарстан архивларында автоматлаштырылган технологияләр кертү кызыксындырды.
Кунакларга гражданнарның мөрәҗәгатьләр үтәү регламенты, электрон документлар әйләнеше, Татарстан Республикасы бердәм архив мәгълүмат системасының эш принциплары һәм документларны дәүләт архивы белгечләре тарафыннан булдырылган заманча мәгълүмат эзләү системасы турында сөйләделәр.