Уртак тарихыбыз: Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы архивлары уртак интернет-күргәзмә әзерләделәр

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Уртак тарихыбыз: Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы архивлары уртак интернет-күргәзмә әзерләделәр

«Татарстан Республикасы архивлары» порталында мәгърифәтче, миссионер һәм педагог Иван Яковлевич Яковлевның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган документлар күргәзмәсе урнаштырылды.

Күргәзмә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Чуваш Республикасының Мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше министрлыгы арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде. Күргәзмәдә «Чуваш Республикасы Дәүләт тарихи архивы» бюджет учреждениесе һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе фондларыннан документлар тәкъдим ителә.

 

Интернет-күргәзмәгә сылтама

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International