Архивта мастер-класс һәм экскурсия узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында «Заречье» сәламәтләндерү лагерендә тәрбияләнүчеләр өчен документлар күргәзмәсе буенча мастер-класс һәм экскурсия узды.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Илдар Шәфыйков генеалогик эзләнүләр нигезләренә багышланган мастер-класс үткәрде. Егетләр һәм кызлар үзләренең ата-бабалары һәм туганнары турында  мәгълүмат эзләүне нидән башларга, шәҗәрәне ничек төзергә икәнен белделәр, документларның үрнәкләре белән таныштылар.

Лагерьда тәрбияләнүчеләр Театр елына багышланган документаль күргәзмәдә булдылар. Экспозициядә актер һәм режиссер, Казан яшь тамашачылар театры директоры Ф.А. Хәбибуллинның шәхси фондыннан 1920-2000 елларда республиканың күпкырлы театр тормышын яктыртучы документлар тәкъдим ителә. Хәзер бу материаллар Татарстан Дәүләт архивында саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International