Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе, профессор, доктор Угур Унал һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белән очрашты.
Талия Миңнуллина очрашу барышында Төркия һәрвакыт Татарстан белән актив һәм уңышлы хезмәттәшлектә дип белдерде. Яңа проектлар республикага һәрвакыт кызыклы.
Угур Унал билгеләп үткәнчә, соңгы елларда архив өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек алып барыла, очрашулар югары дәрәҗәдә уза.
«Татарстан Дәүләт архивында без заманча техник модульләрне күрдек. Безнең дә эшләнмәләр бар. Безгә тәҗрибә уртаклашырга кирәк дип саныйм. Технологияләр тиз үсә. Архивлар аларны үләштерергә тиеш. Документларны реставрацияләү эшендә дә инвестицияләр була, аларны ничек файдалырак, экономияле итү турында уйларга кирәк. Зур булмаган инвестицияләр күпкә зур нәтиҗәләргә китерә. Мәсәлән, реставрация өлкәсендә. Бу үзенчәлекле өлкә. Көнбатышта һәрвакыт алдынгы технологияләр кулланыла, ә көнчыгышта иң гадиләре, шуңа да карамастан, нәтиҗәләр бик яхшы», - дип ассызыклады Угур Унал.
Гөлнара Габдрахманова Төркия белән бергә реставраторлар катнашында симпозиум уздырырга тәкъдим итте. Төркия коллегаларының бу өлкәдәге тәҗрибәсе республика белгечләрен бик кызыксындырды. Яңа технологияләр турында фикер алышырга һәм хезмәттәшләр тәҗрибәсен уртак симпозиумда өйрәнергә була, анда шулай ук халыкара экспертларны да чакырырга мөмкин.
"Россиядә реставрация остаханәләре бар, бер шәхси компания профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Катлаулы эшләр башкаралар, бу белгечләргә чират бик зур. Безгә Төркия белгечләренең тәҗрибәсен өйрәнү һәм федераль дәрәҗәдәге реставрация үзәген ачу кызыклы булыр иде. Бу икътисади нәтиҗә бирәчәк", - диде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бу тәкъдимне хуплады. Профессор Угур Унал якын арада хезмәттәшлекнең яңа проектлары турында фикер алышырга тәкъдим итте.