Барлык архив: архивистлар һәм эш кәгазьләрен алып баручылар өчен Сарман районында методик семинар узды

2019 елның 4 октябре, җомга

2019 елның 4 нче октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында республиканың муниципаль районнарының архив бүлекләре башлыклары, Сарман һәм  Мөслим  районнары учреждениеләренең эш кагазьләрен алып баручылары һәм архив хезмәтләре өчен «Заманча архив» исемле семинар үткәрелде.

Семинар берьюлы биш участокта үтте. Сарман районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Резеда Шәйхетдинова һәм Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, кече бизнес вәкилләре белән очраштылар.

Предприятие җитәкчеләре белән очрашуда тикшерелгән актуаль мәсьәләләрнең берсе – шәхси состав буенча документларның сакланышы. Шәхси состав буенча документларның сакланышы гражданнарның пенсиягә законлы хокукларын тәэмин итү өчен кирәк. Соңгы өч елда 17 меңнән артык кеше лаеклы пенсиягә үзенең конституциячел хокукын раслый алмады.

Оешма белән идарә итү – ул финанс ягыннан гына түгел, җәмгыять алдында социаль җаваплылык та», - диде Резедә Шәйхетдинова.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында  «Игътибар! Шәхси состав буенча документлар эзләү!» бүлекчәсендә документларның урыны билгесез булган, 1059 оешманың исемлеге урнаштырылгнан.     Шуларның 4се Сарман районында теркәлде (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/vnimanie.htm).

Шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары мәгариф учреңдениеләрендә архив өчен җаваплы хезмәткәрләр өчен дә методик семинар узды. Семинарны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илфат Сөнгатуллин алып барды. Семинарда белем бирү учреждениеләрендә архив эшләрен алып бару тәртибе һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча практик дәрес үткәрелде.

Практик дәрес район үзәк хастаханәсендә дә узды. Биредә дәүләт архивы хезмәткәрләре сәламәтлек саклау оешмалары архивчылары медицина карталарына инвентаризация үткәрү кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Архивчылар район мәктәп укучылары өчен дә мастер-класс үткәрделәр. Сарман гимназиясе укучыларына генеалогик тикшеренүләрне ничек дөрес итеп үткәрергә кирәклеге турында сөйләделәр.

Намуслы хезмәтләре һәм архив эшен үстерүгә керткән өлешләре өчен финанс-бюджет палатасы һәм район җирлекләре башкарма комитетлары архив бүлекләре хезмәткәрләренә һәм эш кәгазьләрен алып баручыларга Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International