Методик һәм гамәли ярдәм дәвам итәчәк: архивчылар республика хастаханәләре хезмәткәрләре өчен консультация бирәчәкләр

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

10 октябрьдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларында медицина документларын инвентаризацияләү буенча эш төркеменең уртак киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесе, «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау оешмаларында медицина документларын инвентаризация үткәрелгән башлангыч нәтиҗәләренә анализ ясалды, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнарында медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен методик һәм практик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәләре чыгарылды, шулай ук архив эше һәм медицина мәгълүмат системаларының интеграциясе һәм проектны гамәлгә ашырганда мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Архивчылар киләчәктә дә медицина документларын инвентаризацияләү буенча методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү өчен сәламәтлек саклау оешмаларына барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International