Татарстан архивчылары Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында катнаштылар

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы архив хезмәте делегациясе Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендә Уфа шәһәрендә узган Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында катнашты.

Сәламләү сүзе белән Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов чыгыш ясады. Утырышта Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов катнашты. Ул Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның Фәнни-методик совет утырышында катнашучыларга сәламләү хатын укыды.

Киңәшмәдә катнашучылар тәҗрибә алмаштылар, Идел буе федераль округында архив эшен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.    Утырышта Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «Идел буе федераль округының дәүләт һәм муниципаль архивларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү» турында чыгыш ясады, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе аудиовизуаль документлар һәм мәҗбүри нөсхә саклау буенча директор урынбасары Сергей Горохов «Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни-техник документларны туплау буенча эш тәҗрибәсеннән» дигән темага чыгыш ясады,  «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең мәгълүмати хезмәт күрсәтү буенча директор урынбасары Альбина Җиһангирова «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гражданнар гаризаларын кабул итү нәтиҗәләре һәм перспективалары» темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International