Пациентларның медкарталарын ничек сакларга: архивчылар хастаханәләр хезмәткәрләре өчен консультацияләр үткәрәләр

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан медицина оешмалары өчен медицина карталарын инвентаризацияләү буенча консультатив һәм практик ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара. Консультацияләр республиканың 136 медицина оешмасының архив бүлекләре хезмәткәрләре өчен үткәрелә.

 17 һәм 18 октябрьдә Татарстан Республикасының Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай муниципаль районнары хастаханәләрендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» Татарстан Республикасы Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреңдениесендә медицина карталарын инвентаризацияләү буенча эш оештыру һәм практик дәресләр уздырылды.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының медицина оешмаларында медицина карталарын инвентаризацияләүдә консультатив һәм гамәли ярдәм күрсәтү эше киләчәктә дә дәвам ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International