Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Базарлы Матак авылында Татарстан Республикасы Әлки һәм Спас муниципаль районнары мәгариф учреждениеләренең эш кәгазьләрен алып баручылар һәм архив хезмәткәрләре өчен «Заманча архив» эше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Семинарда мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә архив эшен алып бару тәртибе һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук документларны тәртипкә салу һәм тегү буенча практик дәрес үткәрделәр.