Республика халкы Стратегия-2030 буенча фикер алышуда катнаша ала

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Хөрмәтле республика халкы!

Бу елда Татарстанның без бергәләп эшләгән Стратегия-2030 документына 3 ел тула. Стратегияне раслау турындагы Закон нигезендә (2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ номерлы закон) аңа 3 ел саен төзәтмәләр кертелеп торырга тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның боерыгы нигезендә Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү эше бара. Беренче чиратта ул Россия Федерациясенең 2035 елга кадәрге үсеше сратегиясенә туры килергә, шулай ук анда алга баручы цифрлы икътсадның үсә баручы технологияләре дә исәпкә алынырга тиеш.

Азакта республиканың алга таба үсешенә ориентирларны тулы итеп билгеләгән документ алыр өчен безгә бу эштә кызыксынган барлык якларның да катнашулары кирәк.

Владимир Владимирович Путин 2008 елда Дәүләт Советының “Россиянең 2020 елга кадәрге үсеше стратегиясе” киңәйтелгән утырышында әйткәнчә, “безнең еракка исәпләнгән ориентирлар бар кешегә дә аңлаешлы булырга, ил гражданнары тарафыннан хупанырга тиеш”.

Шуңа күрә безгә Сезнең фикер бик мөһим. Республикада яшәүче һәр кешегә киләчәкне билгеләү эшендә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Моның өчен “Стратегии-2030” (tatarstan2030.ru) сайтына кереп, “Стратегия буенча фикер алышуда катнаш” бүлегендә үз фикерләрегезне калдырырга кирәк.

Уртак эшчәнлек яңа карарларны гамәлгә ашырырга һәм Татарстан Республикасының көндәшлеккә каршы тора алучанлыгын күтәрергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International