Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова эш визиты белән Татарстан Республикасы муниципаль архивларында булды

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

27 нче июньдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова республикабызның Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләрендә эш визиты белән булды. Визит барышында төп темалар булып муниципаль архивларның биналарын капиталь ремонтлау, гражданнарга дәүләт һәм мунципаль хезмәтләре күрсәтү, бетерелгән предприятиеләрнең документларын саклау, Татарстан Республикасы Архив фондын гражданнарның шәхси документлары белән тулыландыру кебек мөһим сораулар торды.

            Минзәлә муниципаль архивының биналарын капиталь ремонтлау барышын карау вакытында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова капиталь ремонтның темплары түбәнәюен һәм эшнең сыйфатын күтәрү кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International