Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә архив эшен оештыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмәләр үткәрде

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында булган учреждениеләр белән видеоконференцсвязь режимында киңәшмәләр үткәрде.

Киңәшмәләрнең төп темасы – министырлаклар карамагында булган учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә архив эшен оештыру. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ябылган предприятиеләрнең документларын саклап калу зур социаль проблема. Меңнән артык ябылган предприятиеләрнең документлары архивка тапшырылмаган. Шул предприятиеләрдә эшләгән татарстанлылар хәзер үзләренең эш стажларын һәм хезмәт хакларының күләмен раслый алмыйлар, лаеклы пенсия ала алмыйлар. Татарстан Республикасы архивларының тискәре җавапларның гомуми саны ел саен бөтен мөрәҗәгатьләрнең 30 процентын тәшкил итә. Моның төп сәбәбе – документларны вакытында архивка тапшырмау.

Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре учреждениеләр архивларының эшләрен оештыру, документлар сакланучы булмәләргә булган таләпләр һәм предпрятиеләр ябылганда документларны архивка тапшыру тәртибе турында сөйләделәр.

Киңәшмәләр шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында үтте. Киләчәктә шундый ук киңәшмәләр Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагында булган учреждениеләр белән үткәрергә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International