“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Татарстанда авиация тарихы” исемле күргәзмә ачылды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 августында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Татарстанда авиация тарихы” исемле күргәзмә ачылды.

Экспозиция “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” (АКТО) IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында үткәрелә. “Казан ярминкәсе” павильоннарында 14 ил һәм Россиянең 100 предприятиесе бердәнбер булган заманча технологияләрен, материалларын һәм җиһазларын куйган, Татарстан дәүләт архивы хезмәткәрләре исә республикабызда авиатөзелешнең барлыкка килүе һәм үсеше турында документларны тәкъдим иттеләр.

Күргәзмәдә катнашучыларны архив документлары белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова таныштырды. Стендларда куелган кыйммәтле документлар килүчеләрнең игътибарын җәлеп иттеләр. Алар арасында – очучылыкны өйрәнү институтының һәм Аэродинамик үзәк институтының Мәскәүдән Казанга өлешчә эвакуацияләнүе турында СССР Авиация сәнәгате халык комиссариатының 1941 елның 6 июлендәге боерыгыннан өземтә. Бу документның копиясен Г.З.Габдрахманова профессор Н.Е. Жуковский исемендәге Аэрогидродинамика үзәк институты директоры, Россия фәннәр академиясе академигы С.Л. Чернышовка бүләк итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International