Республика архивчылары “Милләтләр кроссында”нда катнашты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 15 сентябрендә Татарстан «Милләтләр кроссы» бөтенроссия акциясенә кушылды.

“Милләтләр кроссы” – иң зур спорт чараларының берсе. Ул ел саен спортка битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә. Казанда трасса Декабристлар урамыннан Сәет-Галиев урамына кадәр үтте. Кросста катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Спорт министры Владимир Леонов һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сәламләде.

Ачылыш тантанасыннан соң мәртәбәле кунаклар йөгереш стартына чыктылар. Йөгереш трассасына шулай ук укучылар, республика һәм федераль башкарма органнары җитәкчеләре, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, студентлар, спорт ветераннары чыкты.

Архивчылар 1 км озынлыктагы иң массакүләм йөгерештә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International