Архивта тарих дәресе

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә “3 номерлы Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең 10 сыйныф укучыларына экскурсия үткәрелде. Укучыларга архивның функцияләре һәм анда сакланучы документлар турында сөйләделәр. Балаларга документларны цифралаштыру һәм махсус җиһазларда төпләү процессларын күрсәттеләр. Архив бүлегендә куелган күргәзмәдә укучыларга Зәй шәһәре тарихы белән бәйле документларны күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International