Казан укучысы “Яшь архивчы” Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

“Яшь архивчы” VI Бөтенроссия яшүсмерләр уку-тикшеренү эшләре конкурсы Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыятенең укытучылар һәм укучылар белән, шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге архив һәм музейлар белән хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән мәдәни-белем бирү проекты булып тора.

«Яшь архивчы» VI Бөтенроссия яшүсмерләр уку-тикшеренү эшләре конкурсы ике этаптан торды. Беренче этап – региональ дәрәҗәдә 2018 елның 1 апреленнән 15 маена кадәр узды. “Яшь архивчы” яшүсмерләр уку-тикшеренү конкурсының республика этабының оештыручылары Россия тарихчылар-архивчылар җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе.

Икенче этап – 2018 елның 15 июненнән 31 августына кадәр Бөтенроссия конкурсының жюри әгъзалары лауреатларның регионнардан җибәрелгән эшләре белән таныштылар һәм конкурста җиңүчеләрне билгеләделәр.

2018 елда конкурска Россия Федерациясенең 28 регионыннан 106 эш җибәрелгән иде, алар арасында Казан шәһәре Киров районының «Заречье «Балаларга өстәмә белем бирү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе укучысы Кирилл Гарипов проекты да бар.

Казан укучысы Татарстан Республикасы Милли архивы документларына нигезләнеп язылган “Бөек Ватан сугышы елларында “Серп һәм Молот” заводы” темасына тикшеренү эшен тәкъдим итте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Кирилл Гарипов икенче урын яулады.

Кирилл Гариповны һәм аның җитәкчесе Динар Салаховны конкурста җиңүләре белән котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International