Татарстан архивчылары Самара өлкәсенең архив учреждениеләрендә булдылар

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре эш визиты белән Самара өлкәсенең Дәүләт архив хезмәте идарәсендә, Самара өлкәсенең үзәк дәүләт архивында, Самара өлкәсенең социаль-сәяси тарих дәүләт архивында һәм Самара өлкәсенең дәүләт технотрон архивында булдылар.

Архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтүләрне оештыру бүлегенең өлкән белгече Н. Н. Гыймадетдинова һәм архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлегенең өлкән белгече Э. М. Нурисламова Самарадагы коллегаларның генеалогик запросларны үтәү, документларны цифрлы фортматка күчерү, архив документларын куллану, муниципаль архивларның эшен оештыру буенча эш тәҗрибәләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International