Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулуга багышланган “Тарихи бранч” тарихы клубы утырышы узды

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

"Тарихи бранч» – тарихка багышланган проект. Бу юлы профессиональ тарихчылар һәм һәвәскәрләр татар театрының барлыкка килүе һәм үсеш тарихы, беренче режиссерларның, актерларның тормышы һәм иҗаты, театраль тамашалар, җәмгыять һәм театрның үзара мөнәсәбәтләре, дин эшлеклеләренең театр тамашаларына реакциясе турында фикер алыштылар. Утырышта Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары катнашты.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International