Архивчылар генеалогик тикшеренүләр үткәрү буенча мастер-класс уздырдылар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесендә генеалогик тикшеренүләр үткәрү буенча мастер-класс узды. Мастер-класска Казан шәһәре һәм Биектау районы халкы килде.

Генеалогик мөрәҗәгатьләрне үтәү бүлегенең баш архивчысы Р. Гаптерәхимов архивта документларны эзләү буенча инструкцияне куллану турында, билгеле бер архив эшен сорату таләбен дөрес итеп төзү турында, туганнар турында мәгълүматны ничек эзли башлыйсын сөйләде.

Татарстан Республикасында «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрелә. Аны уздыру шартлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International