Татарстан һәм Башкортстан: архив документларында хезмәттәшлек тарихы

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 апрелендә Уфа шәһәренең «Торатау Конгресс-холл»ында Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының Эшмәкәрлек форумы кысаларында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе фондларыннан документлар күргәзмәсе узды. Эшмәкәрлек форумында 800дән артык кеше катнашты.

Татарстан архивчылары 1918 елдан хәзерге вакытка кадәр Татарстан һәм Башкортстан арасындагы элемтәләр тарихы буенча документлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук күргәзмәдә татар һәм башкорт язучысы, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиневкә багышланган документлар да тәкъдим ителде.

Күргәзмә белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, шулай ук ике республика хөкүмәтләре әгъзалары таныштылар. Күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International