Татарстан архивчылары «100 юл һәм 100 сукмак» туристик слетында җиңү яуладылар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2 июньдә Лаеш муниципаль районында «Волга» яшьләр үзәгендә «100 юл һәм 100 сукмак» туристик слеты узды.  Чарада: Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең ТРО профсоюз оешмалары катнашты.

Слет профсоюз һәм Татарстан АССР оешуның йөз еллыгына багышланган иде.

Слетта җидешәр кедән торган 24 команда көч сынашты. Бер команданы - Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре тәшкил итте.

Слет программасына ярышларның түбәндәге төрләре керде:

- торган җирдә спорт ориентация алу (10 кв. м. мәйданлы наратлык, дистанцияне узуның контроль вакыты – 2 сәгать);

-контроль-туристик маршрут (медицина ярдәме күрсәтү, палаткалар җыю һәм урнаштыру, бау һәм су буенча кичү, скалодром, велосипедны матур йөртү, баскетбол, футбол һәм башкалар).

Торган җирдә спорт ориентация алу ярышларда архивчылар командасы-2нче, контроль-туристик маршрут буенча ярышларда 3нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International