Дәүләт документларын саклау кагыйдәләре: Дәүләт архивының оешма-чыганаклары өчен семинар-киңәшмә узды

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» Дәүләт бюджет учреждениесе үзенең оешма-чыганаклары вәкилләре белән семинар-киңәшмә уздырды. ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Хисап палатасы, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты, ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты, ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, ТР дәүләт алкоголь инспекциясе комитеты һәм ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә документларны дәүләт саклавына: кабул итү-тапшыру тәртибе, даими сакланучы документларны һәм эш-хезмәт документларын тәртипкә салу сроклары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинарда катнашучыларны дәүләт архивында документларның саклавын оештыру белән таныштырдылар – архив саклагычлар буенча экскурсия үткәрделәр, кабул итү һәм саклау шартлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International