Архивисты приняли участие в торжественном мероприятии, приуроченном ко Дню России

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.

Комплекс холлында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы документлар күргәзмәсе узды. Тантаналы чара кунаклары Татарстан ССРда һөнәри белем бирүнең үсеш тарихы белән таныштылар. Дәүләт архивының күргәзмә һәм гавами эшчәнлек бүлеге хезмәткәрләре Казан губернасы заманында һөнәри белем барлыкка килү, аның совет елларындагы үсеше турында сөйләделәр.

Экспозиция белән Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев танышты. Күргәзмә буенча экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International