Ватан тарихын архивта өйрәнү: Азнакай архив бүлегендә укучылар өчен күргәзмә һәм экскурсия үткәрелде

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә Азнакай шәһәренең 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан җәйге лагерьга йөрүче 8 нче сыйныф укучылары килде. Архив бүлеге җитәкчесе Венера Вәлиева балаларга район архивының һәм 1930 елдан бирле районда нәшер ителә торган «Коммуна», «Заря», «Маяк» газеталарының тарихын сөйләде. Укучылар өчен шәхси документлардан торган күргәзмә оештырылды. Экскурсиядән соң балалар документларны саклау өчен тартмалар җыярга булыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International