Татарстан Республикасында архив документларының күчмә күргәзмәләре уза

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

4 июль «Санта» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Татарстан АССРның үсеше һәм формалашу» исемле документлар күргәзмәсе узды.

Татарстан архивчылары яңа лекция-күргәзмә проектын булдырдылар. Ел дәвамында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт архивы хезмәткәрләре балалар сәламәтләндерү лагерьларында, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә документлар күргәзмәләрен үткәрәчәк. Күргәзмәләр темалары Татарстан тарихы белән бәйле.

Күчмә күргәзмәләрнең максаты: архив документларын популярлаштыру, Татарстан Республикасы архив фонды документлары нигезендә тарихи фактлар белән танышу.

Моннан тыш, архивчылар мастер-класслар үткәрәчәк, шәҗәрә төзегәндә архив фондыннан файдаланырга өйрәтәчәкләр.

"Санта» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Дуслык» милләтара сменасы уза. Анда республиканың төрле районнарыннан 175 бала һәм Вьетнам кунаклары ял итә. Күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Гүзәл Фәезова һәм шул бүлекнең баш архивчысы Динар Фатыйхов Татарстан Республикасы тарихы буенча 1920 елдан башлап сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, спорт тармаклары буенча документлар һәм фоторәсемнәр тәкъдим иттеләр. Презентация ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре викторина үткәрделәр. Иң игътибарлылары «Татарстан архивлары» корпоратив логотип төшерелгән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International