Республика балалар клиник хастаханәсендә “Тамга”: архивчылар кечкенә пациентларга тарихи документлар алып килделәр

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә гаилә-ыру билгеләре буенча документлар күргәзмәсе узды.

Экспозициядә тамга (гаилә-ыру билгеләре) мөһер һәм имза буларак кулланылган борынгы документларның копияләре тәкъдим ителде.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Гүзәл Фаезова хастаханәнең кечкенә пациентларына һәм аларның ата-аналарына республика архивларының эш үзенчәлекләре, документларны саклау тәртибе, Дәүләт архивында сакланучы уникаль документлар турында сөйләде.

Күргәзмә һәм нәшер итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы архивчысы Айсылу Мәхмүтова Идел-Урал буенда гаилә-ыру билгеләре (тамга) тарихы турында сөйләде һәм балаларга XV-XVIII гасырларга караган кыйммәтле документларның копияләре белән таныштырды.

Ә гамәли өлештә архивчылар балаларга һәм ата-аналарга үзләренең тамгаларын уйлап табарга һәм сызып күрсәтергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International