«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Уналның матбугат конференциясе узды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе җитәкчесе Угур Уналның матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә Төркия Республикасының Генераль консуллыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Төркия Президенты Администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе белән берлектә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында үткәрелә торган «Йылдыз сарае коллекциясе фотографияләрендә патша Россиясе» исемле күргәзмәне тәкъдим иттеләр.

Профессор Угур Унал үз чыгышында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2019 елның 16 маенда Стамбул шәһәренә эшлекле визит кысаларында архивлар эше белән дә кызыксынуын билгеләп үтте. Татарстан Президенты Госманлы империясе архивында булды.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архив эшенә зур игътибар бирә. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган шулай ук архив эше белән кызыксына һәм архивларга мәдәни һәм тарихи мирас буларак карый, ул мирас киләчәк буыннарга тапшырылачак", - диде Угур Унал.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Төркиядәге коллегалар белән актив хезмәттәшлек итә. Чираттагы уртак проект - Госманлы империясе архивыннан Казан шәһәре турында документлар җыентыгы.

«Казан Госман архивларында» җыентыгы рус һәм татар телләрендә бастырылачак. Хәзер җыентык басмага әзерләнә.  Материалларның бер өлеше «Все происходящее, а это останется на веки веков» исемле күргәзмәдә тәкъдим ителде, ул Алтын Урда, Россия һәм Госманлы дәүләтенең 13-нче гасырдан 20-нче гасыр башына кадәр үзара бәйләнешләре тарихына багышланган иде», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Төркия кунагы билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек киңәя.  «Бүгенге көндә без реставрация белән шөгелләнүче хезмәткәрләр белән алмашырга уйлыйбыз», - диде профессор Угур Унал. Ә Татарстан архивчылары раритетларны цифралаштыру һәм генеалогик тикшеренүләр үткәрү буенча сервис булдыру буенча Төркия коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International