2020 елның 14 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең беренче утырышы булды

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 14 нче февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең беренче утырышы яңа составта узды. Эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең рәисе итеп Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г.Ф. Минҗанова билгеләнде, комиссия составына шулай ук үзгәрешләр кертелде.

Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларның туплау чыганаклары тәкъдим иткән эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссиясе турындагы нигезләмәләр, эш тасвирламалары каралды: «Медицина техникасы һәм  фармациясе», «Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе», Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, «Казан дәүләт циркы», «Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе», Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Идел буе округы Арбитраж суды, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты; шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре советлары һәм башкарма комитетлары.

Утырышта Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты эш башкару идарәсе архив бүлегенең туплау чыганаклары булган оешмалар исемлегенә «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе»н кертү турында тәкъдим каралды һәм уңай карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International