Кадерле татарстанлылар!

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы архив хезмәте сезне Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлый!

1920 елның 27 маендагы ТАССР оешу турындагы декрет ‒ татар халкының милли-дәүләт үзбилгеләнешендә зур вакыйга булды, республиканың икътисади һәм мәдәни үсешенә юл ачты.

Бүген Татарстан Россиянең алдынгы төбәкләре исәбенә керә. Бу куәтле социаль-икътисадый потенциалы һәм уникаль мәдәни-тарихи мирасы булган республика, ә иң зур байлыгы ‒ талантлы, уңган, күпмилләтле халкы.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International