Архив эше буенча дәүләт комитеты бинасында Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары В.И. Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры актрисасы Ешкилева Надежда Александровна белән очраштылар

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 25 мартында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты бинасында Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары В.И. Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры актрисасы Ешкилева Надежда Александровна белән очраштылар. Надежда Александровна В.И. Качалов исемендәге театр, аның тарихы турында сөйләде, хәзерге вакытта сәхнәдә бара торган һәм якын киләчәктә куелачак спектакльләр турында да мәгълүмат бирде. Ораторлык сәнгате буенча үткәрелгән мастер-класс яшүсмерләргә аеруча ошады. Надежда Александровна ораторлык осталыгы күнекмәләрен, риторика алымнарын күрсәтте, сөйләмне кую алымнары һәм техникасы, шулай ук халык алдында чыгыш ясар алдыннан башкарыла торган дикция күнекмәләре белән уртаклашты.

Очрашу һәр елны 27 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья театр көне уңаеннан оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International