«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика этабы үткәрелде

2021 елның 18 мае, сишәмбе

2021 елның 15 маенда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры бинасында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең республика этабы үткәрелде. Шәҗәрә фестивале Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән оештырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тирән мәгънәгә ия сүзләр әйтте: «Һәр халык үз тарихын белергә тиеш. Без үзебезнең нәселне, ата–бабаларыбызны белсәк, димәк, киләчәгебез бар дигән сүз бу». Шулай ук әлеге Фестивальнең киләсе елда да дәвам ителәчәгенә өметләр баглады. Фестивальгә шулай ук республиканың Дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев килгән иде. Ул гаилә элемтәләрен ныгыту һәм буыннар алмашын саклап калу, киң җәмәгатьчелекне Татарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуга җәлеп итү максатларында мондый чараларны оештыруның бик әһәмиятле булуын ассызыклады. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Шәҗәрә фестиваленең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Шәҗәрә фестиваленең республика этабында 6 гаилә командасы катнашты: Мотаһировлар гаиләсе (Әлмәт районы), Мәсәлимовлар гаиләсе (Актаныш районы), Морозовлар гаиләсе (Нурлат районы), Миңнебаевлар гаиләсе (Балтач районы), Йосыповлар гаиләсе (Тәтеш районы), Вахитовлар гаиләсе (Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы). Иң яхшылары дип Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе (I урын), Актаныш районыннан Мәсәлимовлар гаиләсе (II урын) һәм Әлмәт районының Габдрахман авылыннан Мотаһировлар гаиләсе (III урын) танылды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивален 2019 елдан башлап үткәреп килә. 2019 елда әлеге чарада Татарстанның 37 районыннан 95 гаилә, 2020 елда 37 районыннан 83 гаилә катнашкан иде. Быел 43 район һәм шәһәр округыннан 102 гаилә көч сынашты.

                                                                                                                                                                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International