Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы БРИКС һәм ШОС илләре катнашында XII Халыкара IT-Форум эшендә катнашты

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

2021 елның 15-16 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы БРИКС һәм ШОС илләре катнашында XII Халыкара IT-Форум эшендә катнашты. «Цифрлы трансформация шартларында архив ресурсларыннан файдалану» түгәрәк өстәл программасында ул «Татарстан Республикасы архив тармагында ясалма интеллектны куллану» дигән доклад белән чыгыш ясады. Доклад хезмәттәшләрбез ‒ Россия һәм чит ил архивчыларында зур кызыксыну һәм соклану уятты. «Ясалма интеллект даими архив процессларыннан китәргә һәм архивчыларга архив өлкәсендә мәгълүмат революциясе шартларында үсәргә ярдәм итәргә тиеш», ‒ диде Гөлнара Зәкәрия кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International