2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты төбәкара катнашулы семинар-киңәшмә үткәрде, ул видеоконференцэлемтә режимында барды.

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 23 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты төбәкара катнашулы семинар-киңәшмә үткәрде, ул видеоконференцэлемтә режимында барды. «Дәүләт архивларында һәм муниципаль архивларда мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүне оештыру» темасына булган семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Мордовия Республикасы һәм Кырым Республикасыннан хезмәттәшләребез катнашты.

Хәзерге вакытта мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү базары иң динамикалы һәм интенсив үсә торганнардан. Мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү кеше тормышында торган саен мөһимрәк роль уйный. Архив хезмәте эшчәнлегенә, гражданнарга мәгълүмати хезмәт күрсәтү эшен алсак, шактый югары киеренкелек хас. Архивларның мәгълүмат базасын киңәйтү гражданнарның мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итүләре саны артуга китерә. Бу исә архивларның бүгенге көндә социаль әһәмияткә ия  учреждениеләр булып торуын, ә гражданнарга хезмәт күрсәтү буенча мәгълүмати эшчәнлекнең - аларның иң мөһим дәүләт (муниципаль) функциясе булуын күрсәтә.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар мондый чараны үткәрүнең мөһимлеген билгеләделәр һәм киләчәктә дә нәтиҗәле уртак эшчәнлеккә ышанычларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International